Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча комитет утырышында катнашты.
Көн тәртибенең берсе – “2012 елда Татарстан Республикасында кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген саклау турында” Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады турында” Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2792-IV нче 28 март 2013 ел карарын тормышка ашыру барышы хакында контроль хәбәр тыңлау иде. Карарның икенче пунктында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларына Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладында әйтелгәннәрдән чыгып, тиешле чаралар кабул итәргә кушылган иде.
Шул уңайдан законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитетта эшче төркем оештырылды, алар Казанда урнашкан ике – 2 нче һәм 18 нче төзәтү учреждениеләрендә булдылар.
Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Р.Н.Ногоманов белдерүенчә, эшче төркем, тикшерү нәтиҗәләре буенча махсус контингентның матди-көнкүреш шартлары яхшыруын билгеләп үтә. Һәр хөкем ителүче шәхси йокы урыны һәм урын-җир әйберләре, кием-салым белән, тулай торак һәм камералар – кирәкле җиһаз һәм инвентарь белән тәэмин ителгән. Тоткыннарга үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелә, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы нормалары үтәлә.
Эшче төркем әгъзалары учреждениеләрдә булганда тоткыннарны да кабул итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә консультацияләр бирелде, язмача гаризалары тиешле органнарга җибәрелде.
Комитет Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Татарстан Республикасында кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген саклау турындагы доклады буенча республика законнарын тормышка ашыру мәсьәләләрен карау буенча эшне дәвам итәргә карар итеп, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына хөкем ителгәннәрнең хокукларын яклауны өйрәнү максатыннан сайлау округларында урнашкан төзәтү учреждениеләрендә булырга тәкъдим иттеләр.