Прокурор һәм Вәкил гражданнарны кабул иттеләр

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә  Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков белән  Татарстан   Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия  Сабурская  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

    Алты сәгать эчендә   язылган  29 кешене  кабул иттеләр. Гражданнар  Прокурорга һәм Вәкилгә  коммуналь исәпләүләр, субсидия һәм льготалар бирү тәртибеннән риза булмаудан, суд карарларын  үтәмәүдән, башкарма һәм суд хакимияте  органнары хезмәткәрләренең  законсыз  гамәлләреннән  зарланып мөрәҗәгать  иттеләр. Кайбер  мөрәҗәгатьләр, аерым алганда, гражданнар арасындагы  милек  бәхәсләренә яки законлы көченә кергән суд карарлары  белән ризалашмауга кагылышлы  мәсьәләләргә карата  телдән аңлатмалар  бирелде.

      Мөрәҗәгатьләрнең күбесе  Прокурор  тарафыннан  исәпкә алынды. Мәсәлән,  берничә ел буе  мөрәҗәгать итеп тә, хокук саклау органнары тарафыннан шикаятен  җентекләп тикшертүгә ирешә алмаган  гражданка З. тәкъдим иткән  җинаять эше  ачу турында   кире кагылган материаллар  игътибар белән өйрәнеләчәк.  Шулай ук  кылынган җинаяткә  катнашы булмавын актив  раслаган  гражданин К.га карата  ачылган  җинаять эше дә кабат каралачак. Шулай ук гражданнардан  район прокурорларының  шикаятьләр буенча  тикшерүләрне  формаль рәвештә генә үткәрүләре турында  шикаятьләр керде.

     Шикаять һәм гаризалар белән мөрәҗәгать иткән  барлык гражданнар, тикшерү чаралары үткәннән соң  куелган сорауларга тиешле җаваплар алачак.

      Республика Прокуроры һәм  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  гражданнарны бергәләп кабул итүе  план нигезендә киләчәктә дә дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International