“Хокукый белемнәр мәктәбендә" чираттагы дәрес үтте

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

 1 ноябрьдә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы Хокукый  белемнәр мәктәбенең   РТ буенча “Союз пенсионеров России”  гомумроссия  җәмәгать оешмасының төбәкара  бүлеге каршындагы  “өченче буын”  университеты  тыңлаучылары өчен  “Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гражданнарның хокукларын яклау”  темасына  чираттагы дәресе узды. Анда Татарстан  Республикасы  мәҗбүри  медицина иминияте  территориаль фондының  бүлек  җитәкчеләре   Дилия Мәгъсүмова һәм Ольга Полякова катнашты.

 Дәрестә   Россия Федерациясенең  323-ФЗ нче “Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында” 21 ноябрь 2011 ел,  326-ФЗ нче “Россия Федерациясендә  мәҗбүри медицина иминияте турында” 29 ноябрь 2010 ел законнары, 2013 елга һәм 2014 һәм 2015 еллар  планлы  чорына  Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга  бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы  белән таныштырдылар.

Тыңлаучыларга  мәҗбүри медицина иминияте полисын нинди шартларда кулланырга кирәклеген  җентекләп аңлаттылар. Шулай ук  гражданнарга  медицина ярдәме күрсәтү һәм дару препаратлары, медицина әйберләре белән тәэмин итү мәсьәләләренә кагылдылар.

     Тыңлаучыларны  халыкны  медицина оешмаларына беркетү тәртибе белән таныштырдылар. Әгәр гражданин үзе яшәгән  йорт кермәгән  территориядә урнашкан  яңа поликлиниканы сайлаган икән, участок табибын  өйгә чакыртканда  кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Пациент медицина оешмасы җитәкчесенә язган гаризасы нигезендә  елына бер тапкыр  табиб  (терапевт, педиатр, фельдшер) сайлау һәм алыштыру  хокукына ия.  Гражданнарны дару препаратлары һәм медицина әйберләре белән тәэмин итү  медицина ярдәме стандартларына  һәм РФ хөкүмәте карары белән расланган  тормыш өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлары исемлегенә ярашлы рәвештә  тормышка ашырыла. Ә исемлеккә кермәгән  дару препаратлары, медицина әйберләрен билгеләү һәм куллану  медицина күрсәтмәләре булган очракта табиблык комиссиясе карары буенча җибәрелә. Тыңлаучылар шулай ук кайсы очракларда  медицина ярдәме өйдә күрсәтелүен, шулай ук  стационар шартларда  планлы медицина ярдәме көтү вакытының  планлы госпитализациягә чират буенча  билгеләнүен  белделәр.

     Дәрестә,   тәкъдим ителгән  түләүле хезмәтләрнең дөреслегенә шикләнгән очракта, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына  яки иминият медицина оешмасына шалтыратырга  кирәклегенә  игьтибарны  юнәлттеләр. Белешмә өчен:  территориаль фондның кайнар линия телефоны  8 800 200 51 51 (шалтырату бушлай).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International