Бүген 17 декабрьдә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская “Татарстан Республикасында мигрантлар хокукларын һәм миграция законнарын бозуга юл куймау турында” чыгыш ясады. Сәрия Сабурская бу теманың Татарстан Республикасы, тулаем Россия Федерациясе өчен дә аеруча актуаль булуын ассызыклады:”Миграция агымнары республиканың демографик һәм икътисадый хәленә уңай йогынты ясап, шул ук вакытта мигрантларның социаль яраклашуы, җирле халык белән үзара мөнәсәбәтләре, сәламәтлек саклау белән бәйле проблемалар да тудыралар”.
Проблемаларның берсе – мигрантлар арасында хокукый культураның түбән булуы. Моны өйрәтүче һәм һөнәри әзерлек үзәкләре хәл итә ала. Андый тәҗрибә Россиядә бар инде, Россиянең федераль миграция хезмәте мәгълүматларына караганда, мондый учреждениеләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта эшли. Миграция үзәгенә килеп, кешеләр хокукый якланудан тыш, кирәкле документлар әзерләү, медицина тикшеренүе буенча тиешле ярдәм алырга мөмкин.Вәкил мондый учреждениене безнең республикада да ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Аз хезмәт хакына, ярымлегаль һәм легаль булмаган эшкә ризалашу хокукый наданлык белән бергә миграция законнарын бозуга китерә. Хезмәт мигрантларын эшкә җәлеп итүнең квота программасына ярашлы рәвештә тормышка ашырылуын исәпкә алып, Кеше хокуклары буенча вәкил эш бирүчеләргә килгән хезмәт мигрантларына лаеклы түләү һәм тиешле шартлар, шул исәптән торак шартлары булдырганда гына квоталар бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Кеше хокуклары буенча вәкилгә мигрантлардан аларның хокукларын бозулары турында еш мөрәҗәгать керә. Мисал өчен, Яшел Үзән районының Васильево бистәсеннән өч оныгы белән яшәүче бер әби Вәкилдә булган. Аларның гаиләсе тугыз ел элек Үзбәкстаннан күчеп кайткан, өч бала анасы шул дәвердә аларга бернинди документ та алмаган. Хәзер аналары үлгән, аталарының кайдалыгы билгесез, өлкән уллары колониядә, уртанчылары эшли, кечкенәсе 6 класста укый. Алар Үзбәкстан гражданнары түгел, Россия гражданлыгы алырга документлар бирмәгәннәр. Шундый ук хәл Әлмәт һәм Саба районнарында теркәлгән.”Муниципаль берәмлекләр федераль миграция хезмәте идарәсе бүлекләре белән берлектә үз территорияләрендә яшәүче чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган затларны катгый исәпкә алырга һәм контрольдә тотарга, мондый гаиләләр ачыкланган очракта, аларга тиешле документлар эшләтүдә ярдәм итәргә тиеш”, – диде Татарстан омбудсманы.
Миграция законнарындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә илдән чыгару турында суд кабул иткән карарлар саны сизелерлек артты. Илдән чыгарылырга тиешле гражданлыгы булмаган затлар яки чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәге төзелмәгәнлектән, илдән чыгарылучылар ЭЭМ органнарының махсус урыннарына урнаштырыла.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил районнарда ЭЭМ бүлекләренең махсус кабул итү урыннарында булганда Сәрия Сабурскаяга Чаллы, Түбән Кама, Баулыда 5-6 шар ай махсус бүлмәләрдә тотылган Грузия, Төрекмәнстан, Әрмәнстан гражданнарыннан мөрәҗәгатьләр керде. Вәкил һәр мөрәҗәгатькә суд приставлары һәм федераль миграция хезмәте игътибарын юнәлтте. Еш кына суд карарларын үтәүдәге тоткарлык илдән чыгару өчен тиешле документлар эшләнеп бетмәү белән бәйле.
Сәрия Сабурская чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны Россиядән мәҗбүри чыгару буенча суд приставлары, федераль миграция хезмәте һәм судларның активрак эшләргә тиешлеген ассызыклады.
Бүген Татарстан омбудсманы Совет утырышында күтәргән икенче проблема – мигрантларның сәламәтлеге торышы, аларның илгә йогышлы авырулар алып керүе. Андыйлар күбрәк Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан килә.
Мәҗбүри медицина иминияте полислары булмау аркасында мигрантларга, аларның балаларына вакцинация ясалмый. Мондый очракларда прививкалар түләүле була, шунлыктан алар прививкадан баш тарта, бу җирле халыкка чир йоктыру куркынычы тудыра.
Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Советта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бүген шундый проблемаларны яктыртып чыгыш ясады.