Хәзер аерылган ата-аналарның берсе балигъ булмаган баласын чит илгә – әйтик, ялга, укытырга, дәваларга алып чыгарга тели икән, икенчесенең ризалыгын алу мәҗбүри. Еш кына элеккеге ире яки хатыны, комачаулык итү өчен баланы чит илгә алып чыгарга рөхсәт бирми.
" Балаларны тәрбияләүдә катнашмаган законлы вәкилләрнең гаиләдә булган низаглар аркасында баланы чит илгә чыгарырга каршы килү очраклары күп”, дип әйтелә законпроектына бирелгән аңлатма язуында.
Ведомство баланы чит илгә чыгармау гаризасын “ икенче законлы вәкил һәм опека һәм попечительлек органы вәкиле, прокурор катнашында” суд карауны тәкъдим итә.