Тикшерүләр үтте

2013 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре  Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгы җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсенең инспекторы белән берлектә, мәҗбүри тоту урыннарында  кеше хокукларын  саклауны тикшерү графигын  үтәү йөзеннән  Эчке эшләр министрлыгының Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм Ютазы муниципаль районнары  бүлекләрендәге  административ-кулга алынган  гражданнарны  махсус урыннарда һәм шикләнелгән һәм гаепләнгән гражданнарны  вакытлыча тоткарлау изоляторларында тотканда  закон таләпләрен үтәүне  тикшерде.  

Тикшерү барышында кулга алынган һәм административ- кулга алынган гражданнарны тоту өчен камералар канәгатьләнерлек хәлдә иде,  индивидуаль  йокы урыннары, өстәлләр, утыргычлар, көндез һәм төнлә яктырту лампалары, вентиляция, видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.

 Махсус  урыннарда тотылган гражданнар белән  әңгәмәләр үткәрелде.  Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә һәм Баулы бүлекләрендә  тотылучы чит ил гражданнарыннан биш шикаять керде, алар судның административ чыгару турындагы карары буенча  махсус  урыннарда  тоту вакытларына кагыла иде.

 Шикләнелгән һәм гаепләнгәннәрнең, шулай ук  административ-кулга  алынганнарның туклануы  ашауны оештыру буенча хезмәт күрсәтү килешүләренә ярашлы рәвештә оештырылган. Аны оештыру  алдан биргән заявка нигезендә, расланган менюга ярашлы рәвештә  тормышка ашырыла.

 Шул ук вакытта   Россия Эчке эшләр министрлыгының  Азнакай районы  бүлегендә   вакытлыча тоту  камералары санузеллар, юынгычлар, тәрәзәләр белән  җиһазландырылмаган. Бу районда яңа бина төзү  2014 елга планлаштырылган.

 Тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган кимчелекләр турында Татарстан Эчке эшләр министрлыгына  хат җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International