«Союз пенсионеров России» җәмәгать оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге каршындагы «Өченче буын университеты» тыңлаучыларына Пенсия законнарындагы яңа үзгәрешләр турында сөйләделәр

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Агымдагы елның  17 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Пенсия законнары” темасына багышланган дәресе булды. “Өченче буын университеты” тыңлаучылары өчен төп доклад белән Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлеге җитәкчесе урынбасары Асия  Вәлиуллина чыгыш ясады. Ул гамәлдәге пенсия законнары турында сөйләде, “Пенсия белән тәэмин итү” темасы кысаларында  белергә тиешле  төшенчәләр, норматив-хокукый актлар, бүгенге пенсияне билгеләүче күрсәткечләргә тукталды.

Дәүләтнеке булмаган  пенсия фондлары роле турында  “Волга-Капитал” дәүләтнеке булмаган пенсия фондының башкарма директоры урынбасары сөйләде. “Волга-Капитал” фонды бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен  дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итүдә Татарстан хөкүмәтенең вәкаләтле фонды булып тора.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  киләсе дәресе  2014 елның 7 февралендә 15.00 сәгатьтә   Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегендә (адресы: Пушкин урамы, 8 нче йорт),  “Гражданнар хокукларын судта яклау” темасына багышлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International