Алар фикеренчә, эш хакларын тоткарлау Россиядә хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге иң кискен мәсьәлә булып кала бирә. “Чит илләрдән аермалы буларак, бездә бу тискәре күренеш киң таралган”, – ди алар. Мәсәлән, 2011 елда Россиядә төрле оешмаларның үз хезмәткәрләренә 2 миллион 389 мең сум бурычы җыелган булган. Моңа кече эшмәкәрлек оешмалары керми. Депутатлар мондый вәзгыятьтә хезмәт хакын түләү аралыгын ешайту файдалы ысул булыр дип өметләнә. “Бу гадел булачак. Башкарган эше өчен түләүне озакка сузмыйча, бер атна эчендә үк алу хезмәткәрләр өчен югары гарантия дә булып тора”, – ди авторлар.
Проектны әзерләгәндә депутатлар хезмәт берләшмәләре вәкилләре фикеренә дә колак салган. Моннан тыш, алар Россиянең Хезмәт кодексына төзәтмәләр дә кертергә уйлый. Авторлар фикеренчә, әлеге төзәтмәләр оешмаларның хезмәткәрләргә эш хакын вакытында түләвен һәм акчаны башка җиргә тотмаячагын гарантияли. Әлегә исә закон нигезендә Россиядә хезмәт хакы кимендә ике атнага бер мәртәбә түләнергә тиеш. Түләү көннәре коллектив килешүдә раслана. Яңа закон проекты Дәүләт Думасында шушы көннәрдә каралыр дип көтелә.
Сүз уңаеннан, россиялеләр хезмәт хакларын тоткарлаудан гына түгел, хезмәт хакларының артмавыннан да еш зарлана икән. Бу хакта соңгы арада уздырылган сораштырулар нәтиҗәләреннән билгеле булды. Алардан күренгәнчә, ил халкының күпчелеге үзләренә көннән-көн күбрәк вазыйфа йөкләнә баруын, әмма эш хакының артмавын белдергән.