“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль белдерүләрне карап тикшерү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсендә булды. Мөрәҗәгать системага Казанда яшәүче ханымнан килгән, аңа медицина учреждениесе җиһазлары торышы, туклану сыйфаты һәм юыну бүлмәләре булмаудан зарланып язган 68 кеше теләктәшлек иткән.
Казан шәһәренең Декабристлар урамы, 125а йортында урнашкан 1 нче балалар хастаханәсе балаларга, шул исәптән яңа туганнарга махсус медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән күп профильле учреждение.
Стационар 1983 елда төзелгән, гомуми мәйданы – 5137,4 кв.метр тәшкил итә, соңгы тапкыр 2005 елда капиталь ремонт ясалган.
Тикшерү барышында вәкил хастаханәнең канәгатьләнерлек икәнен билгеләде. Шуның белән беррәттән, медицина учреждениесенең аерым бүлмәләренә җиһазларны алыштырып ясалган капиталь ремонт кирәк. Пациентлар һәм аларның туганнары белән сөйләшкәндә туклану сыйфатыннан зарланучылар булмады.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Сәламәтлек саклау министрлыгына 1 нче шәһәр балалар хастаханәсенең аерым бүлмәләренә капиталь ремонт үткәрү өчен өстәмә финанслауны сораган мөрәҗәгать җибәрелде.