ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 30 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре” дигән темага  факультатив дәрес үтте. Дәрес  коммуналь хезмәтләр  күрсәтү гомум положениеләре өлешендә  коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген, 29 гыйнварда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе  Казан шәһәренең Совет районы  опека һәм попечительлек бүлеге  җитәкчесе белән берлектә,   Казан шәһәренең Космонавтлар урамы,  “Сугыш ветераннары”  бакчачылык ширкәтендә  яшәүче  граждан З. мөрәҗәгате буенча урынга чыгып  тикшерү үткәрде.  Гариза бирүче Сәрия Сабурскаяның шәхси кабулында  Казанның Совет районы хакимиятенең балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын яклау буенча  комиссиянең  Татарстан  Республикасы Биектау районы Каймар авылында урнашкан җир участогын сатуга рөхсәт бирүдән баш тартуы мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

           Россия Хөкүмәте пенсионерларны янә куандырмакчы – 1 февральдән алар күбрәк акча ала башлаячак. Узган елның инфляциясен истә тотып, пенсияне 6,5 процентка арттырачаклар.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
2014 елның 28  гыйнварында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкил  Сәрия Сабурская  һәм РФ  Тикшерү Комитетының Татарстандагы идарәсе  җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин  бергәләп  Казанда гражданнарны кабул иттеләр.

27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

    2014 елның  24 гыйнварында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Аксубай районының  Мюдовский  авыл җирлегендә яшәүче  Ирина Михайловна Степанова янында булды. Аңа  кеше хокукларын яклауда актив  гражданлык позициясе өчен Россия Федерациясендә  Кеше хокуклары буенча вәкил рәхмәтен тапшырды. 


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
             Кеше хокукларын яклау Шурасы Россия Президентының Кеше хокукларын яклау буенча вәкәләтле вәкиле итеп Элла Памфилова сайлануын тели. Алар бу хакта Владимир Путинга Мөрәҗәгатҗ иткән. Шура әгьзалары аның бу вазыйфага иң лаеклы шәхес булганын әйтә. Хатны 44 кеше имзалаган. Вәкәләтле вәкил вазыйфасына кешене тәкъдим итү хокукына РФ Федерация Советы, Дәүләт Думасы фракөияләре. аерым депутатлар һәм Президент ия.
              Бүген ярдәмгә мохтаҗ, бигрәк тә чит илдә операция ясатырга акча җыю­чылар күбәйде. Бездәге табиблар, чыннан да, шулкадәр сәләтсезмени? Дөрес, акча өмет итүче­ләрнең барысына да ышанырга ярамый. Татарстанда, кызым үлем хәлендә дип, кызгану хисе уятып, халыктан ялганлап акча җыю очраклары да булды.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил бүген, 23 гыйнварда, гражданнарны кабул итте. Кабул итү Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә алдан язылу нигезендә алып барылды. Вәкилгә 5 кеше мөрәҗәгать итте, болар нигездә торак мәсьәләсе буенча килүчеләр иде. Шулай ук гражданнарны  торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе дә кызыксындырды. 

Бүген Бурятия Республикасыннан килгән делегация,  Казанга рәсми визиты кысаларында,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Бурятия Республикасы башлыгының һәм Бурятия   хөкүмәтенең  Контроль комитеты рәисе  Сергей Мещеряков,  Бурятия Республикасы башлыгы администрациясенең  һәм Бурятия   хөкүмәтенең  кадрлар һәм дәүләт бүләкләре бүлеге җитәкчесе  Галина Цыренова һәм  Бурятия  Республикасы башлыгы администрациясенең һәм Бурятия хөкүмәтенең башка вәкилләре катнашындагы  делегация, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында,  Татарстан омбудсманының  республикада  гражданнар  хокукларын  яклау һәм саклау кысаларында  төп эшчәнлеге белән танышу максатыннан  булдылар.  


22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Дәүләт Думасына мирас килешүенә кагылышлы яңа законпроекты кертелде. Аның ярдәмендә проект авторлары өлкән яшьтәге квартир хуҗаларын якларга алынып, аларга  гомер азагына кадәр квартир хуҗасы булып калырга мөмкинлек бирә, моннан соң квартирга ия булучы яки милек документында  билгеләнгән кеше квартирны үзенә хуҗасы үлгәннән соң гына ала ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International