Эчке Эшләр министрлыгына һәр мөрәҗәгать, гариза яки шикаять игътибар белән өйрәнелеп кенә калмыйча, мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш.
Документта мөрәҗәгатьләрне карауның конкрет сроклары күрсәтелгән. Кеше мөрәҗәгатен теркәткәннән соң бер айдан да соңга калмыйча җавап алырга тиеш. Үз шикаятең яки гаризаңны документлар, шул исәптән, аудио-видеоязмалар белән ныгытырга була.