Сезне якынлашып килүче Яңа 2014 ел белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Бу якты, көтеп алынган бәйрәм безне уртак өметләр, хыяллар һәм омтылышлар белән берләштерә, бәхет һәм могҗиза көтү мохитын тудыра.Яңа 2014 ел бәхетле киләчәккә ышаныч һәм өметне ныгытсын, Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм шатлык бүләк итсен, туган Татарстаныбыз үсеше хакына барлык эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!
Кадерле татарстанлылар, Сезгә сәламәтлек һәм игелекле гомер телим. Бу бәйрәм тынычлык һәм уңыш символы булсын. Чын күңелдән Сезгә һәм гаиләләрегезгә гаилә бәхете, үзара аңлашу, мәхәббәт һәм җан тынычлыгы телим.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурская