Татарстан Республикасында Кеше хокукларыбуенча вәкил 2013 елгайомгакясый

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе
Бүген, 2014 елның  21 гыйнварында  10.00 сәгатьтә  “Корстон сәүдә үзәгендә (Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 1,  “Пушкин” залы)  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы  эксперт советының киңәйтелгән утырышы булды. Ул “2013 елда  Татарстан Республикасында  кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген саклау” доклад проектын тыңлауга багышланды.   Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская,  Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары  Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясе  дәүләт хакимияте органнарының  Татарстан буенча территориаль структуралары вәкилләре, суд органнары,  Татарстан Республикасында  законлылык һәм хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, Татарстан Республикасының  муниципаль берәмлекләр, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре катнашты.

“2013 елда  Татарстан Республикасында  кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген саклау” доклад проектын  тикшерүдән тыш, утырышта шулай ук  Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасының  җәмәгать күзәтү комиссиясе рәисе Лариса Расческова, Татарстан Республикасы Түбән муниципаль район  советы аппараты җитәкчесе  Роберт Гарипов чыгыш ясады.Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  2013 ел йомгаклары  буенча еллык докладында кешенеңтормышның мөһим тармакларында: сәламәтлек саклауга, торакка, хезмәткә, уңайлы тирәлеккә хокукларын  саклауга кагылышлы  вәзгыятькә бәя бирү көтелә.

 Шулай ук  доклад кысаларында   гражданнарның аерым төрләре: инвалидлар, мигрантлар, мәҗбүри тоту урыннарындагы затларның хокукларын саклауга кагылышлы вәзгыять тә яктыртылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International