Бүген 21 гыйнварда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Россия хокук сакчысы, Кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы директоры, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Бродның эш очрашуы узды.
Хокук сакчысы сәфәренең төп максаты – Вәкил эшчәнлеге белән танышу һәм шулай ук кеше хокукларын яклау өлкәсендә тәҗрибә белән уртаклашу.
Шулай ук Александр Брод эш сәфәре барышында Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсендә һәм Татарстан Прокуратурасында булды.