Пенсияләр арта (“Ватаным Татарстан”, /№ 12, 28.01.2014/)

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе
             Артулар, беренче чиратта, хезмәт пенсия­ләренең иминият өлешенә кагылачак. Картлык, инвалидлык буенча алган һәм гаиләне тәэмин итүчене югалткан­нарның пен­сия күләмнәре дә артачак. Бу хәбәр Рос­сиянең 38 миллион ке­шесенә кагыла. Премьер-министр Дмитрий Медведев:  “Хезмәт буенча түлән­гән пенсия – 665 сумга, картлык буенча 691 сумга артачак, инвалидлык пен­сиясен – 431 сумга, гаиләне тәэмин итү­чесен югалтканнарныкын 430 сумга арттырабыз. Бу эш өчен быел дәүләт казнасыннан 280 миллион сум бүле­нәчәк. Өстәмә акча РФ Пенсия фондыннан түләнә­чәк”,  – дип белдерде.


           Пенсия артулары 1 ап­рельдә дә көтелә. Күпмегә икәне әлегә билгеле түгел. Август аенда исә эшләп йө­рүче пенсионерларның акчасын арттырачаклар. Бү­генге көндә уртача пенсия күләме 10,7 мең сумны тәш­кил итә, социаль пенсия­нең уртача күләме – 6 мең сумнан артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International