2014 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм РФ Тикшерү Комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин бергәләп Казанда гражданнарны кабул иттеләр.
Мөрәҗәгать итүчеләр җинаять эшен ачудан баш тарту, җинаять эшен законсыз ачу, тикшерүне законсыз алымнар белән алып барудан зарланып килгән. Кабул итүдә 19 кеше булды, кайбер гражданнар язмача мөрәҗәгать калдырды.
С.Х.Сабурская һәм А.С.Әхмәтшин адресына килгән барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде, кайбер мәсьәләләр буенча судка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде, моннан тыш, тирәнтен өйрәнүне таләп иткән 15 мөрәҗәгать Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм РФ Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан алга таба тиешле чаралар күрү өчен контрольгә алынды.