ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе

            Киләсе елның сентябреннән югары уку йортларында солдатлар әзерли башларга җые­налар. Бу – студентлар өчен мәҗбүри хәрби хезмәт узуга альтернатива булачак. Солдатлар әзерләүнең әлеге ысулын Россиянең Обо­рона министрлыгы тәкъ­дим итте. Аның төп максаты – һәр студентны хәрби әзерлек аша уздыру.


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

7 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногоманов җитәкчелегендәге эшче төркем  Түбән Камада урнашкан 4 нче төзәтү колониясендә булды.Алар  хөкем ителгәннәрне тоту шартлары белән таныштылар, шәхси мәсьәләләр буенча кабул иттеләр.


7
февраль, 2014 ел
җомга

Суд яклавы –  бозылган хокукларны торгызуда  нәтиҗәле, кайвакыт бердәнбер чара. Кеше хокуклары  Гомумкүләм декларациясенең  8 нче маддәсендә, һәр кеше  Конституция яки закон нигезендә бирелгән  төп законнары бозылган очракта компетентлы  милли судлар хокукында  нәтиҗәле торгызуга ия була ала,  диелә. 


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

 2014 елның  5 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  Татарстан  Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтлек саклау өлкәсенә күзәтчелек буенча Федераль  хезмәтнең  Татарстан Республикасындагы территориаль органы  хезмәткәрләре белән берлектә  гражданның “Алексеевский үзәк район хастаханәсе” оешмасы  хезмәткәрләренең канәгатьләнмәслек эшеннән зарланган мөрәҗәгате  буенча  урынга  чыгып тикшерү үткәрде.  

Социаль норманың асылы шунда, электр энергиясенең аерым бер күләменә  түбән тариф билгеләнә, шуннан артып китсә, күбрәк түләргә кирәк булачак. Әмма  шушы көннәрдә  Дмитрий Медведев моңа болай дип аңлатма бирде: электр энергиясеннән куллануның социаль нормасы  Россия төбәкләре  чынбарлыгы белән тәңгәл килергә тиеш,  федерациянең  нинди дә булса субъектында халыкның күпчелеге аңа сыешмый икән – димәк индикаторлар дөрес билгеләнмәгән.


4
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген  4  февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  гражданнарны кабул итте. Татарстан  омбудсманына ярдәм сорап  16 кеше мөрәҗәгать итте.  

           4 февральдә Социаль сәясәт комитеты утырышында берничә республика һәм федераль закон проекты каралды. Көн тәртибенә кертелгән сорауларны карап тикшерү өчен Дәүләт Советының башка комитетларыннан депутатлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре чакырылган ие. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Россия юстиция министрлыгы  көзгә  “дәүләтнең йөкләмәләрен   натуралата  үтәүне күздә тоткан  суд актларын  үтәү регламентациясе”нә кагылышлы кайбер закон актларына  төзәтмәләр проектын тәкъдим итәргә тиеш.  Монда   дәүләтнең озак вакытлар суд карарларын үтәмәгәне, әйтик, элеккеге хәрбиләргә квартирлар бирмәгәне өчен  компенсацияләр кертү турында сүз бара. Моңа кадәр  судлар,  кагыйдә буларак, еллар буе суд карарларын үтәүне көткән хәрбиләргә мондый компенсация түләүдән баш тартып килде. 

   Шәхси эшмәкәрләрдән  алиментларны хәзер  бизнесны җәелдерүгә тоткан акчаны исәпкә алып  тотып калачаклар. 

31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
          Татарстан Республикасы  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы ­ Татарстан Республикасының социаль-икътисадый  өлкәләрендә һәм башка тармакларда  мәгълүмати технологияләр кертү өчен инфраструктура булдыру һәм  үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International