Без шулай хәерчемени ? (“Ватаным Татарстан”, /№ 9, 22.01.2014/)

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

           Бүген хәйриячеләрнең тормышта авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүен күпләр дәүләткә, табибларга ышаныч булмау кебек кабул итә. Казан балалар клиник хас­таханәсе баш табиб урынбасары Да­ми­рә Галиева “Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырган “түгәрәк өс­тәл”дә белдер­гәнчә, хәйрияче­лек ул – хәерчелек түгел. Кызганыч, бүген ятимнәр күп, аларның күбесе – социаль ятимнәр.


           “Телевидение, газеталар аша, Иванов, Петровка ярдәм кирәк, дигән игъланнарны күргән, ишет­кән саен, Татарстанда бөте­несе дә хәерчеме әллә, дигән сорау туа. Юк. Америка, башка ил­ләрдә дә хәйриячелек алга киткән. Әгәр кешеләр ярдәм итәргә тели икән, бу начармыни? Моңа яшьләр кушыла, әби-бабайлар пен­сиясеннән өлеш чыгара. Алар бит соңгы акчасын алып килми. Соңгы тапкыр хастаханәгә берәү 200 мең сум акча алып кил­гән иде. Аны юл һәлакәтенә эләккән балаларга бирдек. Республикада Анжела Вавилова исе­мендәге хәйрия фондын җи­тәкләүче Владимир Вавилов кебек тагын 15 кеше булса, һәркемнең күңе­ленә ачкыч таба алыр идек. Яңа ел алдыннан ул авыру балалардан нинди бүләк көтүләрен сорый, аларның теләкләрен үти. Вавиловның фантазиясе бик көчле, без хәтта аның артыннан җитеш­мибез дә”, – ди Дамирә Садыйковна.


            Баш табиб урынбасары ДРКБны Россиянең югары технология­ләр алга киткән иң куәтле хастаханәләренең берсе дип саный. 2010-2011 елда хастаханә яңартыл­ган, заманча жиһазлар сатып алынган. Анда урыннар 1080 балага исәпләнә. Бөтен белгечлек буенча бүлекләр оештырылган. Әйтик, кардиохирургия буенча Мәскәү, Санкт-Петербургтан соң өчен­че урында тора. Җит­лекмичә туган сабыйларны саклап калу нәтиҗәләре дә уңай. Сабыйлар үлеме буенча күрсәткечләр Россияне­кеннән түбән. Онкогемотология өлкәсенә аеруча игътибар бирелә, аларга бүген дару булмаса, иртәгә кирәк булмаска да мөмкин. Кан бирү турында сүз чыкса, ДРКБда кан беткәнме дию­челәр очрый. “Бездә кан тонналап, әмма сүз яңа гына бирелгән кан турында бара”, – ди Дамирә ханым.


            Билгеле, әти-әнигә, балагызда яман шеш, дисәләр, аларның тормышы челпәрә­мә килә, бөтен нәрсә караңгы булып тоела. Бу вакытта балтасы суга төшкән ата-ана тизрәк чит илгә китү җаен эзли башлый, массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдерүләр бирә. Бу вакытта әле юньләп диагноз да куелмаган, дәваланырга да ке­решмәгән була. Акча таба алмаслыгын аңлагач, тынычлангач, алар республикада дәваланырга риза була икән. Моннан берничә ел элек кешеләр Англиягә барырга атлыгып торган. Англия табиблары, авырулар белән танышкач, кире Казанга җи­бәргәннәр. Бүген 500 грамм булып туган сабыйларны тернәкләндерү дә озак вакыт таләп итә. Бу әниләрнең сабырлыгын җуйдыра. Алар Америкага, Мәскәүгә юл тоту җаен эзләргә керешә.


           Вавиловтан тыш, Рональд Макдональдның да ярдәме зур. Ул онкогемотология, башка җитди авырулардан интегүчеләргә 24 кешегә исәпләнгән кунак­ха­нә төзергә булышкан. Америка иганәчесе Татарстанга 127 миллион сумлык ярдәм күрсәткән. Бүген авыруларга кемдер су, кемдер башка кирәк-яраклар алып килә икән. Ике дәфтәр тотып кил­сәләр дә, сөенәләр. Кешеләр күңелендә игелек хисе бар дигән сүз бит бу.
Соңгы вакытта ТР Мәга­риф һәм фән министрлыгы да иганәчеләрне мәктәпкә җәлеп итү юлын эзли. Инде менә 7 ел “Мәктәпкә әзерлә­нергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларын, авыр хәлле гаи­ләләрдәге балаларны уку-әсбаплары белән тәэмин итәләр. Шушы ел эчендә 1нче сыйныфка баручы 100 мең­нән артык балага мәктәп кирәк-яраклары бүләк ител­гән. Быел “Үз мәктәбеңә яр­дәм ит” дигән акция дә игелекле гамәлләр кылырга этәрде.


          “Без кемгә ничек ярдәм итәсен беләбез. Башта табиб­лар әйтүе кирәк. Алардан башка бер адым да ясый алмыйбыз. Күпләр фондка ышанмый. Ярдәмгә мохтаҗ­ларның үз исәп-хисап счетларын күрсәтәсе килә. Әмма юридик яктан без үзебез­некен язарга тиеш. Барысы да үтә күренмәле булсын өчен эшләнә бу. Һәр тиен өчен җавап тотыла. Соңгы вакытта хәйриячелек, кеше­ләрнең аңы үсә башлады. Әле авыру балалы гаиләләр өчен хоспис төзү турында сөйләшә башлаганда, нәр­сәгә кирәк ул, алар авыру, барыбер үләчәк, диючеләр бар иде. Хәзер кешеләр, ничек ярдәм итәргә була, дип кызыксыналар. Хоспис җәй­гә ачылыр дип көтәбез”, – ди Владимир Вавилов. Яман шеш аркасында якты дөнья­дан киткән кыз атасы кай­гының нәрсә икәнен яхшы белә. Фонд бәяләп бетермәс­лек ярдәм күрсәтә.


          Билгеле, чит илгә бару өчен акча күп кирәк. Әмма табиблар белән киңәшләш­мичә, акча җыярга тотыну да дөрес түгел. Медицина бел­гечләре, чит илгә юл ябык түгел, ди, әмма башта Мәскәү­дәге үзәккә барырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International