Бүген Бурятия Республикасыннан килгән делегация, Казанга рәсми визиты кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Бурятия Республикасы башлыгының һәм Бурятия хөкүмәтенең Контроль комитеты рәисе Сергей Мещеряков, Бурятия Республикасы башлыгы администрациясенең һәм Бурятия хөкүмәтенең кадрлар һәм дәүләт бүләкләре бүлеге җитәкчесе Галина Цыренова һәм Бурятия Республикасы башлыгы администрациясенең һәм Бурятия хөкүмәтенең башка вәкилләре катнашындагы делегация, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында, Татарстан омбудсманының республикада гражданнар хокукларын яклау һәм саклау кысаларында төп эшчәнлеге белән танышу максатыннан булдылар.