2014 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Аксубай районының Мюдовский авыл җирлегендә яшәүче Ирина Михайловна Степанова янында булды. Аңа кеше хокукларын яклауда актив гражданлык позициясе өчен Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил рәхмәтен тапшырды.
Көр күңелле һәм максатка ирешүчән Ирина Михайловна Степанова менә 26 ел инде Мюдовский авыл җирлегендә мөһим агарту һәм хокук саклау эшен оештыра. Сәрия Сабурская Ирина Михайловнаның актив тормыш рәвеше алып баруын, Аксубай районы иҗтимагый тормышында нәтиҗәле эшләү омтылышын ассызыклады.