Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил бүген, 23 гыйнварда, гражданнарны кабул итте. Кабул итү Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә алдан язылу нигезендә алып барылды. Вәкилгә 5 кеше мөрәҗәгать итте, болар нигездә торак мәсьәләсе буенча килүчеләр иде. Шулай ук гражданнарны  торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе дә кызыксындырды.

 Кабул итүчегә шулай ук  торак йортның  беренче катында урнашкан  торакны  алга таба коммерция максатында файдалану өчен  торак булмаган төргә күчерүне сораган гражданнар да мөрәҗәгать итте. Алар моңа йортта яшәүчеләр риза булмаудан зарланды.Әлеге мәсьәләне  алга таба эшләү өчен Вәкил күзәтүгә алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International