Бүген, 30 гыйнварда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре” дигән темага факультатив дәрес үтте. Дәрес коммуналь хезмәтләр күрсәтү гомум положениеләре өлешендә коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланды.
Катнашучыларның сорауларына «Йортлар комитетлары берлеге – Казан шәһәренең күпквартирлы йортлар советы» җәмәгать оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе әгъзасы Геннадий Сомов җавап бирде. Нигездә тыңлаучыларны җылыгаһәм су белән тәэмин итүгә бәяләр күтәрелү мәсьәләләре кызыксындырды.
Киләсе дәрес 13 февральдә шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында булачак. Анда тыңлаучыларны коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән таныштыру дәвам итәчәк.