Балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын яклау буенча комиссиянең җир участогын сатуга рөхсәт бирүдән баш тартуы турындагы мәсьәләне урынга чыгып тикшерү

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген, 29 гыйнварда Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе  Казан шәһәренең Совет районы  опека һәм попечительлек бүлеге  җитәкчесе белән берлектә,   Казан шәһәренең Космонавтлар урамы,  “Сугыш ветераннары”  бакчачылык ширкәтендә  яшәүче  граждан З. мөрәҗәгате буенча урынга чыгып  тикшерү үткәрде.  Гариза бирүче Сәрия Сабурскаяның шәхси кабулында  Казанның Совет районы хакимиятенең балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын яклау буенча  комиссиянең  Татарстан  Республикасы Биектау районы Каймар авылында урнашкан җир участогын сатуга рөхсәт бирүдән баш тартуы мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.

 Тикшерү барышында  гариза бирүченең 2004 елдан хатыны һәм өч баласы белән “Сугыш ветераннары” СНТ на караган  каравылчы йортында яшәве ачыкланды. Бу йортта гариза бирүче һәм аның гаилә әгъзалары теркәлү узган. 

2012  елда граждан З. гаиләсенә  Татарстан Республикасы Биектау районы Каймар авылында  607.кв.метрлы  җир участогы  бүлеп бирелгән. Бу җир участогы  гариза бирүченең барлык гаилә әгъзасына  1/5  өлеш исәбеннән теркәлгән.

 Гаиләсен  торак бинасы белән тәэмин итү максатыннан  гариза бирүче  “Сугыш ветераннары”  бакчачылык ширкәтендә  җир участогы сатып алган, аны  ике балигъ булмаган баласына бүләк итү килешүе буенча теркәгән. Бу җир участогында гариза бирүченең  гаиләсенә  торак йорт төзү өчен  нигез салуы ачыкланды. 

 2013 елның 3 октябрендә гариза бирүче гаиләсенең торак шартларын яхшырту максатыннан  Биектау районы Каймар авылындагы җир участогын сатарга рөхсәт  бирүне сорап язмача Казан  муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы хакимияте башлыгына  мөрәҗәгать иткән.   

Гариза балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын яклау буенча  район комиссиясендә каралган, анда  балигъ булмаганнарның мөлкәткә хокукларын бозу сәбәбе белән,  җир участогын сатуга рөхсәт бирмәү турында карар кабул ителгән.

Тикшерү барышында шул ачыкланды, гариза бирүче комиссиягә  “Сугыш ветераннары” ширкәтендәге  җир участогында  торак  йорт төзергә теләвен  раслаган документлар бирмәгән.(бу – төзү  турында килешү, йортның  нигезе булу, йорт төзү өчен кирәкле сумма хисабы, йортны төзеп бетерү сроклары).

Тикшерү нәтиҗәләре буенча гариза бирүчегә  торак йорт төзү теләген раслаган документлар җыеп, гаиләсенең торак шартларын яхшырту максатыннан  Биектау районы Каймар авылындагы җир участогын сатарга рөхсәт  бирүне сорап кабаттан  Казан  муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Совет районы хакимияте башлыгына  мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International