Россия юстиция министрлыгы көзгә “дәүләтнең йөкләмәләрен натуралата үтәүне күздә тоткан суд актларын үтәү регламентациясе”нә кагылышлы кайбер закон актларына төзәтмәләр проектын тәкъдим итәргә тиеш. Монда дәүләтнең озак вакытлар суд карарларын үтәмәгәне, әйтик, элеккеге хәрбиләргә квартирлар бирмәгәне өчен компенсацияләр кертү турында сүз бара. Моңа кадәр судлар, кагыйдә буларак, еллар буе суд карарларын үтәүне көткән хәрбиләргә мондый компенсация түләүдән баш тартып килде.