Бер елга армиягә китәргәме яисә вузда әзерлек алып, запастагы солдат яки сержант булып калыргамы икәнлеген егетләр үзләре хәл итәчәк. Петропавловск-Камчатскида студентлар белән очрашуда оборона министры урынбасары Николай Панков әлеге яңалыкның нечкәлекләрен аңлатты. Ул хәбәр иткәнчә, хәрби әзерлек үтүне сайлаучыларга 450 сәгать теоретик дәресләр алырга һәм хәрби бүлектә 3 айлык җыенда катнашырга туры киләчәк. Әлеге әзерлек хәрби хезмәт узуга тиңләштереләчәк. Аны тәмамлагач, егетләргә хәрби билет тапшырачаклар.
Әзерлекне университетларның хәрби кафедрасында, хәрби-уку үзәгендә яки хәрби бүлектә узарга мөмкин булачак. Бүгенгә илдә 72 югары уку йортында хәрби кафедра һәм үзәкләр бар. Әмма бу җитәрлек түгел икән. Урыннар булмау сәбәпле, ел саен 60 меңнән артык диплом алган солдат армиягә китәргә мәҗбүр. Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, укыту процессын оештыру өчен хәрби полигоннар, ату урыннары заманча тренажерлар һәм махсус җиһазлар белән тәэмин ителәчәк.
Моннан тыш, Оборона министрлыгы вәкиле Кораллы Көчләрдәге башка үзгәрешләр турында да хәбәр иткән. Мәсәлән, якын киләчәктә армиядә гыйльми роталар санын арттырырга җыеналар икән. Исегезгә төшерәбез: барлык студентларны хәрби әзерлек аша уздыруны узган ел декабрь аенда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу ысул хәрби хезмәткә чакырмыйча да җитәрлек күләмдә запастагы солдат әзерләргә ярдәм итәчәк.