Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил атна саен гражданнарны кабул итә

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Бүген  4  февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  гражданнарны кабул итте. Татарстан  омбудсманына ярдәм сорап  16 кеше мөрәҗәгать итте.  

         Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең шикаятьләре төрле проблемаларга кагылды. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең күбесе торак белән тәэмин итүгә, эш хакын түләмәүгә,  пенсия мәсьәләләренә, полиция хезмәткәрләренең законсыз гамәлләреннән зарлануларга кагыла иде.   

Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  мөрәҗәгать итүчеләргә  мәсьәләләрне хәл итү буенча  җентекле аңлатмалар һәм тәкъдимнәр  бирде. Катлаулы, өстәмә өйрәнүне таләп иткән мәсьәләләр контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International