Комитет пенсия турында законнарга кертелгән үзгәрешләрне карады

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

4 февральдә Социаль сәясәт комитеты утырышында берничә республика һәм федераль закон проекты каралды. Көн тәртибенә кертелгән сорауларны карап тикшерү өчен Дәүләт Советының башка комитетларыннан депутатлар, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре чакырылган ие. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Беренче сорау итеп комитет ТР Пенсия фондының мәҗбүри пенсия иминияте турында Россия законнарына кертелгән үзгәрешләр турындагы мәгълүматны тыңладылар. Бу турыда нотык белән фонд җитәкчесе Марсель Имамов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул хәзерге һәм киләчәктәге пенсионерларга, аларның эш бирүчеләренә агымдагы елда ук кагыла торган үзгәрешләргә тукталды. Аның сөйләвенчә, 2014 елда пенсияләр ике тапкыр артачак. Беренче индекслаудан соң (1 февральдән) хезмәт пенсиясе 6 процентка артачак һәм уртача пенсия күләме 10,5 мең сум тәшкил итәчәк. Апрельгә билгеләнгән икенче индекслау нәтиҗәсендә хезмәт пенсияләре – 2 процентка, социаль пенсияләр – 17,6 процентка һәм ай саен өстәмә түләүләр 5 процентка артачак.

Марсель Имамов мәҗбүри пенсия иминиятенә түләүләр тарифлары, үз-үзләрен эш белән тәэми итүче эшкуарлар түли торган страховка ставкалары, “ташламалы” стаж исәпләү һәм башкалар турында үзгәрешләргә дә ачыклык кертте. Ул шулай ук Россиядә 2015 елдан соң гамәлгә кертеләчәк пенсия исәпләү формуласын да игътбардан читтә калдырмады.

Пенсия фонды җитәкчесе чыгы буенча фикер алышуларда депутатлар Римма Ратникова, Хафиз Миргалимов, Татьяна Водопьянова, Валентин Кострин, Рөстәм Бакиров, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнаштылар. Сөйләшүгә йомгак ясап, комитет рәисе Светлана Захарова пенсия реформасының кешеләргә җиңеллек китерергә тиешлеген ассызыклады.

Нәтиҗәдә комитет тикшерелгән мәгълүматны Ләүләт Советының рәсми интернет-сайтында урнаштыру турында карар кабул итте.

“ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү турында” һәм “ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектларын ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Данил Мостафин һәм Светлана Гыйниятуллина тәкъди иттеләр. Комитет аларны Дәүләт Советына берече укылышта карарга кертәчәк.

КПРФ фракциясе тарафыннан эшләнгән “Сугыш балаларына дәүләт ярдәме күрсәтү чаралары турында” ТР закон проекты белән комитет әгъзаларын депутат Хафиз Миргалимов таныштырды. Ләкин фракция документны Дәүләт Советына кертмичә тору турында карар кылган. Хафиз Миргалимов моны җәмәгатьчелек тикшерүе процессында авторлар адресына бик күп тәкъдимнәр кабул ителү белән аңлатты һәм комитеттан проектны алып тору турында үтенде.

Комитет КПРФ фракциясе җитәкчесенең үтенечен канәгатьләндерде.


Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International