Социаль норманың асылы шунда, электр энергиясенең аерым бер күләменә түбән тариф билгеләнә, шуннан артып китсә, күбрәк түләргә кирәк булачак. Әмма шушы көннәрдә Дмитрий Медведев моңа болай дип аңлатма бирде: электр энергиясеннән куллануның социаль нормасы Россия төбәкләре чынбарлыгы белән тәңгәл килергә тиеш, федерациянең нинди дә булса субъектында халыкның күпчелеге аңа сыешмый икән – димәк индикаторлар дөрес билгеләнмәгән.