Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы Татарстан Республикасының социаль-икътисадый өлкәләрендә һәм башка тармакларда мәгълүмати технологияләр кертү өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү. Бу хакта 29 гыйнварда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия ахырында Илдар Халиков белән Николай Никифоров дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар,шулай ук рәсми интернет-сайтлар өчен республика министрлыкларын һәм ведомстволарын бүләкләделәр.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буена вәкаләтле вәкил сайты (upch.tatarstan.ru) «Татарстан Республикасы иң яхшы ведомство сайты» номинациясендә өченче урынны алып, диплом белән бүләкләнде.
Үз чиратында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән бергәләп, «Халык контроле» системасы буенча бәйге җиңүчеләрен бүләкләделәр.