2014 елның 5 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, сәламәтлек саклау өлкәсенә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы территориаль органы хезмәткәрләре белән берлектә гражданның “Алексеевский үзәк район хастаханәсе” оешмасы хезмәткәрләренең канәгатьләнмәслек эшеннән зарланган мөрәҗәгате буенча урынга чыгып тикшерү үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә граждан Ш. әлеге медицина учреждениесе персоналының үз эшенә тиешенчә карамавыннан зарланып мөрәҗәгать иткән иде.
Тикшерү барышында тәкъдим ителгән диагностика тикшеренүләре күләмен үткәрү буенча хокук бозулар ачыкланды. “Алексеевский үзәк район хастаханәсе” учреждениесе баш табибына авыруларның диагностикасы буенча норматив таләпләрне үтәү кирәклеге күрсәтелде.