7 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногоманов җитәкчелегендәге эшче төркем Түбән Камада урнашкан 4 нче төзәтү колониясендә булды.Алар хөкем ителгәннәрне тоту шартлары белән таныштылар, шәхси мәсьәләләр буенча кабул иттеләр.
4 нче төзәтү колониясендә гомуми режимдагы колониядә җәза үтәргә беренче тапкыр хөкем ителгәннәр тотыла.Учреждениедә төзәлү һәм алга таба тормышны дәвам итү өчен барлык шартлар тудырылган. Моңа тикшерүчеләр карантин бүлеген, отрядны, ашханәне, медицина частен һәм учреждение мәктәбен тикшереп, үзләре инанды. Монда дини йолаларны үтәү өчен – чиркәү һәм мәчет бар. Белгечлек алып, төзәтү учреждениесенең җитештерү участогында эшкә урнашу мөмкинлеге бар.
Шәхси мәсьәләләр буенча кабул итүгә 5 кеше язылды.