“Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә «Гражданнар хокукларын суд яклавы” дигән темага дәрес узды

2014 елның 7 феврале, җомга

Суд яклавы –  бозылган хокукларны торгызуда  нәтиҗәле, кайвакыт бердәнбер чара. Кеше хокуклары  Гомумкүләм декларациясенең  8 нче маддәсендә, һәр кеше  Конституция яки закон нигезендә бирелгән  төп законнары бозылган очракта компетентлы  милли судлар хокукында  нәтиҗәле торгызуга ия була ала,  диелә.

 Бүген 2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”ндә узган  чираттагы дәрес тә нәкъ менә шул   – “Гражданнар хокукларын суд яклавы” темасына багышланган иде. Дәрескә Татарстан Республикасы Конституция Суды рәисе Виктор Демидов һәм Татарстан Республикасы Югары Суды  судьясы Ольга Вишневская кунак итеп чакырылган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International