17 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстандагы бүлеге иҗтимагый оешмасы Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Мәскәү районындагы бүлегендә халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.
2015 елның 16 июнендә Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Рафаил Гыйльманов һәм Татарстан Прокуроры урынбасары Сергей Старостин белән берлектә гражданнарны кабул итте.
2015 елның 15 июнендә Казан шәһәренең Җиңү Проспекты урамы 146 нчы йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгате буенча “Азино-1” торак ширкәте тикшерелде. Мөрәҗәгать торак йорттагы янгыннан саклану юлын каплау һәм беренче каттагы биналарны законсыз үзгәртеп коруга кагыла иде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына Мирный, Петровский, Кояшлы торак пунктларында яшәүчеләрнең инициатив төркеменнән мөрәҗәгатьләр керде. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча бүген Вәкил Аппаратында Мирный, Петровский, Кояшлы бистәләрендә яшәүчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүдә булышлык итү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә булды.
10 июньдә Алабуга шәһәрендә “Хокукый җәмгыятькә биш адым” проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында “Россия пенсионерлар берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге идарәсе “Россия пенсионерлар берлеге”нең Татарстан Республикасындагы җирле бүлекләре рәисләре белән күчмә семинар үткәрде.
10 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Тәтеш муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Тәтеш муниципаль районы Советы аппараты вәкиле белән бергә, күрү буенча I төркем инвалидның торакның яшәргә яраксыз булуы турындагы мөрәҗәгате буенча урынга барып тикшерү үткәрде.
Бүген 9 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында 5 мөрәҗәгать керде, шул исәптән берничәсе – язма.
8 июньдә дәүләт һәм муниципаль идарәсе белгечләрен әзерләү программасы кысаларында Кырым Республикасы делегациясе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булды.