Сәрия Сабурская Кырым кунакларына “Халык контроле” турында сөйләде

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

  8 июньдә дәүләт һәм муниципаль идарәсе белгечләрен әзерләү программасы кысаларында  Кырым Республикасы делегациясе  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында булды.

  Кырым Республикасы  дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре  Казанда  Икътисад, идарә һәм хокук институтында укыйлар һәм чираттагы  имтихан сессиясенә килгәннәр. Алар арасында – Бакчасарай хакимияте башлыгы, Алушта  шәһәре хакимият башлыгы урынбасары, Керчь, Феодосия шәһәрләре  хакимият башлыклары урынбасарлары, төрле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр җитәкчеләре бар.

  Казанга  сәфәрләре вакытында Кырым Республикасыннан Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтында укучыларны  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге белән таныштырды.

  Сәрия Сабурская кунакларны  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институты эшчәнлеге белән дә таныштырды. Исегезгә төшерәбез, Людмила Лубина  Кырым Республикасында Кеше хокуклары  буенча вәкил булып тора, ул бу вазифага 2014 елның 9 июлендә Кырым Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International