Гражданнарны кабул итү

2015 елның 9 июне, сишәмбе

               Гражданнарны кабул итү

 Бүген 9 июньдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында  5 мөрәҗәгать керде, шул исәптән берничәсе –  язма.

 Торак йорт ишегалдында инвалидлар өчен парковкалар, инвалидның торак алуы, тоткыннарны республиканың төзәтү учреждениеләрендә тоту шартлары, ирегеннән мәхрүм итү урыныннан  азат ителгән һәм ятим булган гражданны  чиратка кую – Вәкилгә менә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

 Барлык мәсьәләләр буенча  мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар бирелде. Кайберләре алга таба карау өчен эшкә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International