ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Банкларны коллекторларга мәгълүматны законсыз тапшырган өчен штрафка тартачаклар. Россия Юстиция министрлыгы  банкирларны һәм коллекторларны  бурычлыларның персональ мәгълүматларына җавапсыз караган өчен җәзага тартуны күздә тоткан законпроектны эшләргә кереште.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

  Агымдагы елның 12 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында баш модератор Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе  һәм Казан шәһәренең идарәче компанияләре белән берлектә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау буенча киңәшмә үткәрде.


11
август, 2015 ел
сишәмбе

 2015 елның  18 августында  хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнар хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан, Татарстан муниципаль районнарыннан гражданнарны «Skype» программасы аша видеокабул итү булачак.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил торак булмаган бинадан файдалану кагыйдәләрен бозуларны бетерү турында  үз юлламасын җибәрде.


7
август, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятенең барлык әйдәүче вәкилләрен берләштерүче социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III республика форумы ачылды. Алар өчен республиканың социаль проблемаларын  чишү һәм гражданлык җәмгыятен үстерү беренчел бурычлар булып тора.

 Бүген, 7 августта, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында системаның баш модераторы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына килгән граждан мөрәҗәгате буенча киңәшмә үткәрде. 

6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

  Агымдагы елның 5 августында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне” үтте.


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 5 августында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә  Татарстан Республиасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте.

31
июль, 2015 ел
җомга

  Агымдагы елның 30 июлендә  Татарстан Республикасында   Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  баш модератор  “Халык контроле” системасына  “Балалар бакчалары” һәм “Территорияләрне төзекләндерү” төрләре буенча “Планлаштырылган” статуслы  гаризаларны карау буенча киңәшмә уздырды. 

  Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов VIII нче Бөтенросссия Спас ярминкәсендә һәм чаң кагучылар фестивалендә катнашу өчен Алабуга шәһәренә килде. Әлеге чараларда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская да катнаша. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International