Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил торак булмаган бинадан файдалану кагыйдәләрен бозуларны бетерү турында үз юлламасын җибәрде.
Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамы 32 нче йортында яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнардагы территориаль бүлеге, Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты белән берлектә, агымдагы елның 26 июнендә “Жар-Свежар” пекарнясы эшләү аркасында яшәү шартлары канәгатьләнмәслек булу сәбәпле, “Бэйкери” ширкәтенә карата бергәләп урынга чыгып тикшерү үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча шактый кимчелекләр ачыкланды. Бу уңайдан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил “Бэйкери” ширкәте җитәкчелегенә хокук бозуларны бетерергә, ачыкланган кимчелекләрне бетерүне раслаган документларны күрсәтергә тәкъдим итте.