Коммерциячел булмаган оешмалар һәм кеше хокуклары

2015 елның 7 августы, җомга

  Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы гражданлык җәмгыятенең барлык әйдәүче вәкилләрен берләштерүче социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның III республика форумы ачылды. Алар өчен республиканың социаль проблемаларын  чишү һәм гражданлык җәмгыятен үстерү беренчел бурычлар булып тора.

 Форум 7 секциягә бүленеп эшли, шуларның берсе “Коммерциячел булмаган оешмалар һәм кеше хокуклары” секциясенең модераторлары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Татьяна Забегина, Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры Игорь Бикеев булды.

  Өченче республика форумының беренче секциясе эшендә социаль юнәлешле  коммерциячел булмаган оешмаларның 80 нән артык вәкиле катнашты.

 Социаль проблемаларны хәл итү, шул исәптән төрле катлау гражданнарның хокукларын яклау белән шөгыльләнүче секция катнашучылары  үз оешмаларындагы эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

 “Коммерциячел булмаган оешмалар һәм кеше хокуклары” секциясе утырышы барышында катнашучылар һәм тыңлаучылар гражданлык җәмгыяте институтларын, хокук саклау өлкәсендә эшләүче коммерциячел  булмаган иҗтимагый оешмаларны үстерү буенча “Корстон” кунакханә комплексында 19 августта узачак пленар утырышта расланачак резолюциягә үз тәкъдимнәрен керттеләр.

  “Коммерциячел булмаган оешмалар һәм кеше хокуклары” секциясендә модератор булып юкка гына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил чыгыш ясамады, аның коммерциячел булмаган оешмалар белән эшләү буенча күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе бар.

  Дәүләт органнары һәм коммерциячел булмаган оешмаларның бергәләп эшләве генә  халыкка хокукый ярдәм күрсәтү системасының аерым бер системасын төзергә мөмкинлек бирә.

 Коммерциячел булмаган сектор белән бергәләп эшләүдә гражданнарга “кайнар элемтә”, ”Хокукый ярдәм көннәре”, “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре, шулай ук методик һәм белешмә пособиеләр эшләү  кебек интерактив формаларны кертү һәм актив куллану юлы белән  юридик ярдәм күрсәтү һәм аларны хокукый агартуга  аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International