Президентның кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

2015 елның 5 августында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә  Татарстан Республиасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте.

 Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә  аларны кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән аңлатмалар бирелде. Шулай ук Вәкил алга таба  тикшерү өчен өч мөрәҗәгатьне эшкә алды, болар – торак йортка агымдагы ремонт һәм күпквартирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлекне тормышка ашыручы оешмалар мәгълүматларын ачу Стандартын бозу буенча идарәче компания өстеннән шикаять, хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшенә шикаять, инвалид баланы ишетү аппараты белән тәэмин итүдә булышлык итү үтенече.

  Кабул итү нәтиҗәләре буенча Вәкил Аппараты хезмәткәрләренә тиешле күрсәтмәләр бирде. Эш бара.

  Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил атна саен гражданнарны кабул итә.

 Алдан язылу (843) 236-41-80 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International