2015 елның 18 августында хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнар хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан, Татарстан муниципаль районнарыннан гражданнарны «Skype» программасы аша видеокабул итү булачак.
Кабул итү сәгать унда башлана.
С.Х.Сабурскаяга мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр бу хакта алдан җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә хәбәр итәргә һәм билгеләнгән көнне Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең үз районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесенең кабул итү бүлмәсенә килергә тиеш.
Мәгълүмат алу өчен телефоннар: (843)236-29-39, (843)236-41-80.