“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне тикшерү буенча эш киңәшмәсе

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

  Агымдагы елның 12 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында баш модератор Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе  һәм Казан шәһәренең идарәче компанияләре белән берлектә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карау буенча киңәшмә үткәрде.

 Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясе һәм Казан шәһәренең идарәче компанияләренә  күп финанс чыгымнары таләп итми торган белдерүләрне үтәүгә контрольне көчәйтергә, эшләнгән эш турында “Халык контроле” системасына үз вакытында аңлатма һәм фотохисап бирергә, “Халык контроле” системасына килгән белдерүләрне карауның объектив вакытларын билгеләргә  тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International