Бүген, 7 августта, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында системаның баш модераторы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына килгән граждан мөрәҗәгате буенча киңәшмә үткәрде. Ул Казан башкарма комитетының транспорт буенча комитетына һәм “Метроэлектротранс” предприятиесенә “Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне карауда булышлык итү максатыннан үткәрелде. Гаризасында автор аз хәрәкәтләнүче төркем өчен Казан шәһәренең җәмәгать транспорты тиешенчә җиһазландырылмавыннан зарлана. Киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитетына һәм “Метроэлектротранс” предприятиесенә Казан шәһәре транспорт маршрутларындагы пандусларның техник торышын тикшерергә, күчмә составка беркетелгән йөртүчеләр һәм диспетчерлар белән мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә хезмәт күрсәткәндә вазифаи бурычларын тиешенчә башкарулары турында өстәмә инструктажлар үткәрергә, аларның үтәлешен ай саен тикшереп торырга, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен маршрут чарларында аерым керү юлы оештыру мөмкинлеген карарга кушылды.