“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләр хакында

2015 елның 31 июле, җомга

Агымдагы елның 30 июлендә  Татарстан Республикасында   Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  баш модератор  “Халык контроле” системасына  “Балалар бакчалары” һәм “Территорияләрне төзекләндерү” төрләре буенча “Планлаштырылган” статуслы  гаризаларны карау буенча киңәшмә уздырды.

  Киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсенә  “Халык контроле” системасы кысаларында  Казанның балалар учреждениеләрен  агымдагы һәм капиталь  ремонтлау программаларына кертергә тәкъдим ителде. Балалар мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча аерым белдерүләр баш модератор тарафыннан аерым контрольгә алынды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International