Банкларны коллекторларга мәгълүматны законсыз тапшырган өчен штрафка тартачаклар. Россия Юстиция министрлыгы банкирларны һәм коллекторларны бурычлыларның персональ мәгълүматларына җавапсыз караган өчен җәзага тартуны күздә тоткан законпроектны эшләргә кереште.
Анда бурычлыларның персональ мәгълүматларын биргән, бу мәгълүматны законсыз төстә файдаланган банкирлар һәм коллекторлар өчен махсус җаваплылык карала. Бурычлының телефоны коллекторның дәфтәрендә барлыкка килгән икән, бу мәгълүматны кемдер биргән булып чыга. Димәк, номерны биргән кешене дә, коллекторны да җәзага тартырга кирәк булачак.