Татарстан омбудсманы иректән мәхрүм итү урыннарында “Хокукый ярдәм көне” үткәрә

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 5 августында Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне” үтте.

 Әлеге эш формасын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан  Республикасындагы идарәсенең төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан оештырырга карар итте.

 Консультация алу максатыннан чарага 72 кеше килде, белгечләргә нигездә хөкем карарыннан риза булмау, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү, торак,  социаль яклау мәсьәләләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр. Күп сораулар Татарстан омбудсманы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле адресына керде.

 Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән килешенеп, “Хокукый ярдәм көне”н  республиканың иректән мәхрүм итү урыннарында ай сан үткәрү графигы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International