Бүген Алабугада – “Спас ярминкәсе”

2015 елның 31 июле, җомга

  Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов VIII нче Бөтенросссия Спас ярминкәсендә һәм чаң кагучылар фестивалендә катнашу өчен Алабуга шәһәренә килде. Әлеге чараларда шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская да катнаша.

  Традиция буенча ярминкә Алабуганың  тыюлык зонасында  Шишкин күлләре районында, “Молодежный” стадионында һәм каланың тарихи үзәгендә уза.

 Ярминкәдә ювелир эшләнмәләре, милли өс киемнәре, заманча кием, мамык әйберләре, агач, сәнгать эшләнмәләре һәм башка әйберләр тәкъдим ителә. Авыл  хуҗалыгы, эшкәртүче сәнагать предприятиеләре продукциясе дә, халык куллануы әйберләре дә күп.

 (ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International