Агымдагы елның 21 октябрендә гражданнарга пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары, мәҗбүри медицина иминлеге һәм медицина ярдәме күрсәтү, мираска хокук һәм мөлкәт бәхәсләренә кагылышлы сораулар буенча белгечләр аңлатмаларын алу мөмкинлеге бирелә..
2015 елның 1 октябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне” үтте, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә үткәрде.
2015 елның 30 сентябрендә Саратов шәһәрендә Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкилләр Координацион советының “ Кеше хокуклары буенча вәкилләрнең мәҗбүри тоту урыннардагы затларның хокукларын яклау буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең территориаль органнары һәм иҗтимагый күзәтү комиссияләре белән бергәләп хезмәттәшлеге” дигән темага чираттагы утырышы узды.
29-30 сентябрь көннәрендә Саратов шәһәрендә “Бушлай юридик ярдәм: Россия Федерациясендә законлы көйләү һәм куллану практикасы” дигән темага халыкара фәнни-практик конференция үтте.
2015 елның 30 сентябрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама шәһәрендәге филиалында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил филиалның директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илсөяр Мезикова булышлыгында хезмәт мәсьәләләре буенча халыкка “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
Бүген, 25 сентябрьдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры кандидатурасы, шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты составы расланды.
Бүген, 23 сентябрьдә, халыкның финанс грамоталыгы мәсьәләләренә кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышы булды. Аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “ТИСБИ” университеты идарәсе оештырды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2015 елның көзге чакырылыш чорында халыкны хокукый агарту кысаларында уртак чаралар оештыру тәҗрибәсен дәвам итәләр.