29-30 сентябрь көннәрендә Саратов шәһәрендә “Бушлай юридик ярдәм: Россия Федерациясендә законлы көйләү һәм куллану практикасы” дигән темага халыкара фәнни-практик конференция үтте.
Конференцияне Саратов өлкәсендә Кеше хокуклары буенча вәкил, Саратов өлкә Думасы, Саратов өлкәсе хөкүмәте, Н.Г.Чернышевский исемендәге Саратов дәүләт университетының юридик факультеты, Конституционалистларның төбәкара берләшмәсенең Саратов өлкәсе төбәк бүлеге, юридик вузлар берләшмәсе, Россия юристлары берләшмәсенең Саратов төбәк бүлеге оештырды.
Конференциядә БМО Баш комиссарының качаклар эшләре буенча идарәсенең Россия Федерациясендәге вәкиле Баиса Вак-Войя, Татарстан, Башкортстан, Мордовия Республикалары, Пенза, Калуга, Липецк, Самара һәм Ульяновск өлкәләре, Пермь крае Кеше хокуклары буенча вәкилләре, аларның җаваплы кешеләре, юридик фән вәкилләре, Саратов өлкәсе хөкүмәте әгъзалары, Саратов өлкә Думасы депутатлары катнашты.
Саратов өлкә думасы рәисе Владимир Капкаев, конференцияне ачып, халыкка бушлай юридик хезмәт күрсәтү буенча системаны камилләштерүнең принципиаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады, чөнки бу механизм безнең гражданнарның квалификацияле хокукый ярдәм алуга конституцион хокукын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская конференциядә катнашучылар алдында “Татарстан Республикасында хокукый агарту: конструктив хезмәттәшлек тәҗрибәсе” дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Вәкилнең кеше хокуклары турында белемнәрне таратуга булышлык итүче (“Хокукый ярдәм көннәре”, төрле аудиторияләр өчен “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр”) һәм Татарстан Республикасында дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашында үткәрелә торган мәгариф, оештыру һәм мәгълүмати характердагы чараларны оештыру тәҗрибәсен яктыртты. “Хокукый ярдәм күрсәтү буенча проектларның һәм чараларның бер генә тапкыр уздырылмавы мөһим. Хокукый агарту эшендә катнашучы һәркемнең, һәр министрлык һәм ведомство, һәр оештыручы һәм лекторның, хокук саклау һәм коммерциячел булмаган оешмаларның гражданнарның хокукый хәбәрдарлыгын күтәрү проблемасын аңлавы кирәк. Заманча информацион технологияләр һәм чаралар үткәрүнең интерактив алымнары һәр үткәрелә торган чараның нәтиҗәлелегенә ирешергә мөмкинлек бирә ала”, – дип ассызыклады Сәрия Сабурская.
Конференция йомгаклары буенча кабул ителгән тәкъдимнәр Россия Федерациясе субъектларына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне көйләүче законда куллану өчен җибәреләчәк.