Бүген 9 октябрьдә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы, “Россия пенсионерлары берлеге” Татарстан Республикасы бүлегенең “өченче буын” университеты кысаларында эшләүче “Хокукый белемнәр мәктәбе” яңа уку елын башлап җибәрде. “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең аудиториясе – актуаль хокукый белем алу аерым әһәмияткә булган өлкән яшьтәге гражданнар.
Агымдагы уку елында беренче дәрес пенсия законнары мәсьәләләренә багышланды.
Лекцияләр беткәч барлык теләүчеләр катнашучы экспертларга үзләрен кызыксындырган темалар буенча сорауларын бирә алды.
Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең киләсе дәресе 2015 елның 13 ноябрендә 15 сәгатьтә “Мирас мәсьәләләре” дигән темага узачак. Үткәрү урыны: Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге (Казан шәһәре, Пушкин урамы, 8а йорты).