Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкилләр Координацион советының чираттагы утырышы узды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

 

 2015 елның 30 сентябрендә  Саратов шәһәрендә Россия Федерациясенең  Идел буе федераль округы субъектларындагы Кеше хокуклары буенча вәкилләр Координацион  советының “  Кеше хокуклары буенча вәкилләрнең мәҗбүри тоту урыннардагы затларның хокукларын яклау буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  территориаль органнары һәм иҗтимагый күзәтү комиссияләре белән бергәләп хезмәттәшлеге” дигән темага   чираттагы утырышы узды.

  Чарада  Саратов өлкәсе вице-губернаторы  Денис Фадеев, Россия Федерациясенең  Идел буе федераль округы субъектларындагы  Кеше хокуклары буенча вәкилләр, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Саратов өлкәсе идарәсе вәкилләре, Саратов өлкәсенең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары катнашты.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская  үз чыгышында, гражданнарның хокукларын тәэмин итүдә Вәкил, Татарстан Республикасы иҗтимагый күзәтү комиссиясе һәм Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең актив хезмәттәшлеген билгеләде, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте объектларының  әйбәт матди-техник торышы, учреждениеләрнең  медицина базасын актив яңарту хөкем ителгәннәрнең  хокук бозу мөмкинлекләрен киметүгә  булышлык итә. Сәрия  Сабурская  утырышта катнашучыларга халыкка бушлай юридик  ярдәм күрсәтү, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасы төзәтү колонияләрендә оештырыла торган “Хокукый ярдәм көннәре” үткәрү турында сөйләде. Ведомстволар белән килешенеп, иректән мәхрүм итү урыннарында  “Хокукый ярдәм көне” н,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән  ай саен безнең республиканың  төрле төзәтү колонияләрендә үткәрә, бу иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче кешеләргә  дәүләт, иҗтимагый оешмалар һәм ведомстволар вәкилләре ягыннан грамоталы һәм квалификацияле  ярдәм алу мөмкинлеге бирә. Консультацияләр бирү өчен иҗтимагый күзәтү комиссиясе, прокуратура, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең, федераль миграция хезмәтенең  медико-санитар частьлары, Россия Пенсия фонды бүлеге, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, медико-социаль экспертиза бюросы, нотариаль һәм адвокат палаталары вәкилләре  җәлеп ителә.

 

 Утырышта катнашучылар каралган көн тәртибе буенча карар проектын кабул итте. Карарда иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалыгына  кандидатлар күрсәткән  оешмалардан  һәм Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкилдән  төбәкара иҗтимагый күзәтү комиссиясен оештырганда  комиссиягә  мәҗбүри рәвештә  тәкъдим итү хатлары бирелү белән  Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының һәм Россия Федерациясе Президенты каршындагы кеше хокуклары һәм   гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Советның уртак комиссиясен  оештыру турында тәкъдим әйтелгән. Шулай ук  төбәкара иҗтимагый күзәтү комиссияләренең үзләрен яхшы яктан күрсәткән тәҗрибәле иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары керә ала торган  Эксперт советын булдыру мәсьәләсен карарга кушылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International